Логотип «Мәйдан» журналы

"Балаларымны табачагыма ышанам!" - Чаллыда яшь ханым биш ай буе үзенең балаларын эзли

Мила инде бишенче ай үзенең кечкенә балаларын кайтарырга тели. Ләкин барысы да файдасыз: ире аннан кача һәм кызлары белән аралашырга рөхсәт бирми.Яшь ханым үзенең тарихын "Челнинские известия"газетасы...

Мила инде бишенче ай үзенең кечкенә балаларын кайтарырга тели. Ләкин барысы да файдасыз: ире аннан кача һәм кызлары белән аралашырга рөхсәт бирми.
Яшь ханым үзенең тарихын "Челнинские известия"газетасы хәбәрчеләренә сөйләгән.
Яр Чаллыда югары уку йортында укыган студент кыз үзенең булачак ире белән социаль челтәрдә таныша. Ике ай аралашканнан соң, җитди ниятләре булган егет әтисе белән бергә булачак туганнары белән танышырга дип килә. Кызга әнисе ашыкмаска кушса да, Мила аны тыңламый, булачак иренә ышана. Егет аны укуын үзенең шәһәрендә дәвам итәр дип ышандыра һәм Чаллы ВУЗыннан документларын ала. Никахтан соң Мила, күрше республикага, ире янына күченә һәм алар шунда туй уздыралар.
"Аз гына вакыт узганнан соң, иремне алыштырып куйган кебек булды, - дип сөйли Мила. - Дорфа сөйләшә, юкка-барга бәйләнә башлады. Әмма мин түздем, йөкле идем һәм бала туганнан соң үзгәрер дип өметләндем. Ирем коттедж төзеде һәм аны әнисе исеменә яздырды. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды, алар үсәләр, әмма күңелдә курку, шом арта гына барды. Ирем үзен бик сәер тота иде: кызларыбызга баллы әйбер ашатырга кушмый, туган көн, Яңа ел бәйрәмнәрен дә уздыруга каршы иде. Прививкаларга, балалар бакчасына, мәктәпкә йөртүгә дә катгый рәвештә каршы булды: бары тик өй тәрбиясе генә булырга тиеш. Мин үземне читлеккә ябылган кебек хис иттем: кәрәзле телефонымны алды, дус кызларым белән генә түгел, хәтта туганнарым белән аралашуны да тыйды. Миңа бик куркыныч иде. Өйгә кайтырга уйладым. Әлбәттә, мине яхшылык белән җибәрмәячәген сиздем, шуңа да аның туйга киткәнен көтеп тордым. Ә андый бәйрәмнәргә ул миннән башка гына йөри иде. Үземнең туганнарым белән сөйләштем, алар мине машина белән өй янында көтеп торалар иде. Әйберләремне җыеп, кызларымны алып әти-әни янына кайтып киттем. Ул вакытта кече кызыма бер генә яшь иде әле.
Ирем шалтырата башлады, өйгә килде, кире үзе янына кайтырга күндерә башлады. Минем үтенеч-теләкләремне аңларга вәгъдә бирде. Әмма мин аңа ышанмадым, аерылышырга теләдем. Тормыш җайланган кебек булды – мин эшкә урнаштым, кызлар балалар бакчасына йөриләр. Минем балаларны әтиләре белән аралашудан тыеп начар әни буласым килмәде һәм яхшы мөнәсәбәтләрне сакларбыз дип өметләндем. Без 2016 елның җәендә аерылыштык».
Суд балаларны әниләре белән калдыра. Әмма кызларны табып булмый.
2017 елның 13 августында Мила иң куркыныч уйлары чынга аша.
«Без кызлар белән өй янындагы балалар мәйданчыгына уйнарга чыктык, - дип исенә төшерә Мила. - Күрәм, ике машина килеп туктады, аннан ирем һәм тагын сигез кеше чыкты. Алар көч кулланып кызларымны алып киттеләр. Машиналарны Минзәлә юлында куып җитәләр. Барысын да полиция бүлегенә алып киләләр, әмма хезмәткәрләр кул гына селти, чөнки әти кешенең балалары белән күрешү, аралашу хокукы була. Җинаять эше ачуга каршы килделәр, элекке иремне балалар белән бергә җибәрделәр. Ул китте һәм инде мин дүрт ай аларның кайда икәнлекләрен белмим. Коттеджга да бардым, әмма эчкә үтеп керә алмадым. Аларны табачагыма ышанам, шуңа да балалр бакчасына һаман да түләп торам.
Үзе генә берни дә майтара алмасын аңлап, Мила балаларының яшәү урынын һәм алар белән аралашу тәртибен белү өчен судка гариза яза. Гаепләнүче – Миланың элеккеге ире 2017 елның 16 ноябрендә булган суд утырышына килми. Эшне тикшергән вакытта, ирнең, коттеджга күчкәнче гаилә яшәгән фатирны сатканы ачыклана. Ләкин ул яңа яшәү урынында да юк. Кечкенә кызларның кайда һәм нинди шартларда яшәгәне беркемгә дә мәгълүм түгел. Шулай ук, судтта Милага карата язылган характеристика да тәкъдим ителә. Анда Миланың Чалыдага күршеләре (барлыгы 26 кеше) ханымны кечкенә чагыннан ук белүләре, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтүе һәм балаларына әйбәт әни булуы турында язганнар. Суд Гражданлык-процессуаль кодексының 152 маддәсенең 6.1 пунктына нигезләнеп, балаларны Милага кайтару карары чыгарган. Документта күрсәтелгәнчә, суд карарын тиз арада үтәргә кирәк. Ләкин Миланың элеккеге ирен табуга бер генә шансы да юк. Конфликтны чишү өчен ул суд приставларына мөрәҗәгать иткән.
Әлеге хәлләрне икенче як ничек бәяли соң? Ни өчен аерылышу тыныч кына булмый? «Челнинские известия» газетасы хәбәрчеләре Миланың элеккеге иренә шалтыратып бу хакта аннан да сорыйлар. Менә ниләр сөйләгән ул:
- «Сезнең шалтырату яхшы булды әле. Минем кулда Чечня республикасы суды чыгарган карар бар. Һәм аның буенча балалар әтиләре белән яшәргә тиешләр. Кызларым ел ярым әниләре белән яшәгән вакытта, аларны кыйнаганнар – алар бу хакта миңа үзләре сөйләделәр. Миңа аларны бер кочак авыру белән ай ярымга хастаханәгә салырга туры килде. Мин үземне тәртипле, тыйнак кызга өйләнәм дип уйлаган идем – ул яулык бәйләп йөрде, намаз укый иде. Ләкин 2,5 елдан соң, бик үзгәрде, яулыгын салды, социаль челтәрләрдә төрле ир-атлар белән языша башлады, мөгаен күңелсез була башлагандыр. Без бик яхшы яшәдек, мин читкә йөрмим, гаиләмне кайгыртам. Мин аның бер теләгенә дә каршы килмәдем, шушы көннәрдә генә кызымның туган көнен уздырдык, ул торт өстендәге шәмнәрне өреп сүндерде, фотога төштек. Мин аралашырга риза, тик хатыным һәм аның туганнары аңларга теләмиләр. Мин үч алмыйм – хатыныма яхшы гына яшәргә тәкъдим иттем, әмма ул каршы. Бервакыт өч көнгә балаларны үземә алган идем, алар шундук минем яңа хатынымны «иң яхшы әни» дип әйттеләр. Мин эшлим, яшәү урыны белән проблемалар юк: коттедж һәм фатирым бар. Мин балаларымның әнисе белән аралашырга әзер».
"Кызлар балалар бакчасына йөриләрме?», Сез һәм балалар хәзерге вакытта кайда?» дигән сораулар җавапсыз калды. Ир-ат телефонын сүндереп куйды.
Психолог фикере:
«Хәзерге вакытта тыныч кына аерылышулар бик сирәк күренеш. Кеше урлаулар белән булган хәлләрдә иң авыры балаларга төшә, - дип аңлаты гаилә психологы Тамара Юдина. - Әти яки әнидән көчләп аеру һәрбер баланың да психикасына бик зур зыян сала. Курку хисе гомер буе сагаларга мөмкин. Кечкенә бала һәрвакытта да әнисенә якынрак була һәм баланы әнисеннән аеру аның өчен бик зур яра, ә моның ахыры бик начар тәмамланырга мөмкин».
 
intertat.tatar

Комментарийлар