Логотип «Мәйдан» журналы

Балалары булган гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләре расланды

Россия хөкүмәте ике яки өч балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.Кагыйдәләр буенча, 2018 елның 1 гыйнварын...

Россия хөкүмәте ике яки өч балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.
Кагыйдәләр буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан - 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә икенче яки өченче бала туганда, ставканы 6 процент дәрәҗәсендә 3-5 ел дәвамында субсидияләү каралган. Әлеге хокукка беренчел базарда фатир сатып алу өчен кредит алучы яки элекке кредитын каплау өчен яңа шартларда кредит алучы (рефинанслаучы) заемщиклар ия була ала.
Икенче һәм өченче балаларын тудырган ата-аналар түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредитлар ала алалар.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар