Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар иҗат үзәгендә «КәнфитБибл-тәмле сораулар» кичәсе узды

2024 елның феврале Актаныш районында туган тел айлыгы итеп билгеләнде.

Районыбызда бу нисбәттән күптөрле чаралар үткәрелеп килә.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә һәм шул уңайдан, көненә туры китереп, үзәк китапханә хезмәткәрләре, балалар иҗат үзәгендә «КәнфитБибл-тәмле сораулар» исеме белән бәйрәм кичәсе уздырды. Әлеге кичәдә балалар иҗат үзәге коллективының «Туган як», район ветераннар оешмасыннан «Мираслар», «Агыйдел дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсеннән «Дулкыннар» командалары телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, милли традицияләребез буенча үзара көч сынаштылар. Ярыш вакытында әдипләребез, аларның язган әсәрләре, мәкальләр, әйтемнәр искә төшерелде, туган телебез турында иҗатта көч сынаштылар, логик сорауларга җавап эзләделәр, барлык татарларда киң таралган хатын-кызларының милли баш киеме- калфак(кәттәҗи) эшләү буенча мастер-класс күрсәтелде.
Алдан ук, ярышта, катнашучыларның «визит карточкасы» һәм «иҗади номер» командаларның нинди оста һәм иҗади күңелле булуларын күрсәтте. Ә инде төрле буын вәкилләреннән торган катнашучыларның оста итеп югары кимәлдә сыйфатлы һәм тапкыр җавап бирүләре чарада катнашучыларны һәм җанатарларның күңелләрен сөендерде, сокландырды. Димәк, телебез яши, киләчәгебез өметле!
Үзара җылы, дустанә  мөнәсәбәттә булган әлеге әдәби кичә чын мәгънәсендә бәйрәм тантасына әверелде.
Бәйгедә катнашучы командаларны «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе укытучысы, Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы «Актаныш технология техникумы»нда белем бирүче, ветеран укытучы, менә шундый мәртәбәле хезмәт вәкилләреннән торган жюри: Аграпова Миләүшә, Әхмәтҗанова Хәмдия, Гумерова Венера бәяләде. 
«Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Шайгарданова Лилия Гыйлмегани кызы сәламләү сүзен җиткерде һәм үзәк китапханә хезмәткәрләренә бу фәһемле чараны оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.
Бәйрәм кичәсендә катнашучыларга китапханәчеләр Фәнҗия Гайнанова, Эльвира Хәбирова һәм Ландыш Мәрданова телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешләре өчен , бигрәк тә команданы туплап, оештырып алып килеп, үзләре дә калфакларын , милли алъяпкычларын киеп җырлап-биеп, һәртөрле биремдә әйдәүче булган милли җанлы җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, үзәк китапханәнең җитәкчесе, Гөлназ Ахмадишина имзасы белән рәхмәт хатларын һәм истәлеккә бүләкләрен тапшырдылар.
Ахырдан милли аһәң белән сугарылган кичә фотосессия белән һәм бөек Тукаебыз иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Алсу ГАЛЕЕВА,

«Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе әгъзасы һәм сәркатибе.

Галерея

Комментарийлар