Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнага дүрт тапкыр алып булачак

Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнасына дүрт тапкыр алып булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.Ул 1 майдан елга навигациясе ачылуын и...



Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнасына дүрт тапкыр алып булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.



dacha


Ул 1 майдан елга навигациясе ачылуын искәртте. Теләүчеләр бакчаларга су юлы белән дә бара алачак.




«Бакчага атнага ике тапкыр гына барып булуга бәйле чикләү кертелгән иде. Хәзер Татарстан Президенты тарафыннан бакчага дүрт тапкыр барып булу турында карар кабул ителде. Бу акрынлап изоляция системасын йомшарту чараларының берсе», — диде Лилия Галимова.




65 яштән өлкәннәр дә смс-рөхсәт белән бакчага бара алачак.


 
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар