Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчадагы җиләк мул уңышлы булсын, дисәң...

Белгеч җиләктәге авырулардан һәм корткычлардан котылу өчен зыянсыз ысул тәкъдим итә.Кар эреп бетмәс борын җиләкләрне дә, нәкъ карлыган, крыжовникларга койган кебек үк, кайнар су белән эшкәртергә мөмки...

Белгеч җиләктәге авырулардан һәм корткычлардан котылу өчен зыянсыз ысул тәкъдим итә.
jilek
Кар эреп бетмәс борын җиләкләрне дә, нәкъ карлыган, крыжовникларга койган кебек үк, кайнар су белән эшкәртергә мөмкин. Бу очракта суның температурасы 50-60 градус чамасы булырга тиеш.
Ә җәй дәвамында җиләкне 45-50 градус чамасындагы су белән эшкәртергә киңәш итәбез. Лайлалы кучкар, төрле бетләрдән, зарарлы бөҗәкләрдән котылу өчен бик яхшы ысул.
Әйткәндәй, суга чак кына, сыек алсу төстәге итеп, марганцовка өстәгәндә, тагы да файдалырак булачак. Бу эшләрне башкарганда суны лейка аша гына коярга була.
8-10 литрлы чиләк ике карлыган куагына һәм 4-5 квадрат метрда утыртылган җиләккә җитәчәк. Иң мөһиме, бу киңәшләрне кар эреп беткәнчегә кадәр кулланырга кирәк.

Фото: avatars.mds.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakchadagi-il-k-mul-u-ishli-bulsin-dis-163023/

Комментарийлар