Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайга Казаннан язучылар кайтты

Азнакай районы үзәк китапханәсендә күренекле әдипләр Марсель Галиев, Әхәт Гаффар һәм яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире Рифат Сәлах белән җылы һәм тәэсирлы очрашу узды. Бу турыда...

Азнакай районы үзәк китапханәсендә күренекле әдипләр Марсель Галиев, Әхәт Гаффар һәм яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире Рифат Сәлах белән җылы һәм тәэсирлы очрашу узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Азнакайга Казаннан язучылар кайтты
Туган тел, китап язмышы турында тирән эчтәлекле сөйләшү шигырьләр, җырлар, Азнакай халык театры артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Бу очрашуда ТАССР һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы да, Театр һәм районда игълан ителгән Чатыр тау еллары тематикасы да күтәрелеп, язучылар белән китап сөючеләр арасында бик кызыклы һәм файдалы әңгәмә узды.
– Марсель Галиев Чатыр тауны татар әдәбиятының мәккәсенә әверелдерде. Анда кемнәр генә кунак булмады! Татарстан китап нәшрияты да бөтен язучыларның Чатыр тавы, – диде Әхәт Гаффар.
Фото: aznakaevo-rt.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184366/

Комментарийлар