Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда туган 500 нче балага район башлыгы бүләкләр тапшырды

Быел Азнакай районында 9 ай эчендә 573 бала туган (узган ел – 561), дип яза районның “Маяк” газетасы.Азнакайда тантаналы шартларда 500 нче баланы теркәделәр. Әлеге бәхеткә Регина һәм Динар Якуповлар г...

Быел Азнакай районында 9 ай эчендә 573 бала туган (узган ел – 561), дип яза районның “Маяк” газетасы.
5ac43beee06c22d80f29563c9ceb0e37_XL
Азнакайда тантаналы шартларда 500 нче баланы теркәделәр. Әлеге бәхеткә Регина һәм Динар Якуповлар гаиләсендә дөньяга килгән Данияр ия булды. Динар район хәзерләүләр җәмгыяте директорының сәүдә буенча урынбасары, Регина “Наш дом” торак милекчеләре ширкәтендә баш инженер булып эшли. “2011 елда өйләнешкән идек, бик көтеп алган, бик кадерле балабыз”, – диләр алар.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәхетле әти белән әнигә иң изге теләкләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Якуповларны котларга хезмәттәшләре, якыннары да килгән иде.
Районда теркәлгән сабыйларның, гаилә коручы яшь парны түгәрәк санга туры килгәннәрен әнә шулай тантаналы төстә тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.”Нәселебезне, фамилиябезне дәвам итүче тууга без дә бик куандык. Яшь сабый – ул әйтеп бетергесез шатлык, бер үк сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссен”, – ди әби-бабайлары зурлаганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдереп.
Данияр дигән исем “кояш бүләге”, акыллы, белемгә омтылучы дигәнне аңлата икән. Әлегә бишектә берни белми татлы йокыда ятучы сабыйга, чыннан да, исеме җисеменә туры килергә һәм районыбызның, илебезнең лаеклы гражданы булып үсәргә язсын, дигән теләкләр белән тәмамлана әлеге язма.

Комментарийлар