Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре терлекчеләрне укытты

Азнакай ветеринария берләшмәсендә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре белән берлектә, терлекчеләрне - сыер савучылар, көтүчеләр, бозау караучыларны кече ветеринария санитарлары...

Азнакай ветеринария берләшмәсендә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре белән берлектә, терлекчеләрне - сыер савучылар, көтүчеләр, бозау караучыларны кече ветеринария санитарлары белгечлегенә укыту оештырылды,  дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
 
Clipboard13 Фото: aznakaevo-rt.ru
Укуларның төп теоретик һәм практик өлеше “Марс” хуҗалыгы базасында узды.
Ветеринария белгечләреннән бер төркем терлекчеләрне малларда авыруларны ачыклау һәм дәвалау алымнарын өйрәнергә тырыштылар. Практик дәресләрдә терлекләргә беренче ветеринария ярдәме күрсәтү алымнарын үзләштерделәр. Курсларны уңышлы тәмамлаган 18 терлекчегә тантаналы шартларда белгечлек сертификатлары тапшырылды, диелә язмада.

Комментарийлар