Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды

Азнакай районында якташ әдипләренең яңа китабын укучыга тәкъдир итү чаралары еш уза. Илдус Гыйләҗевның “Ихлас тойгылар” дигән җыентыгы басылып чыккач та район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шигърият с...

Азнакай районында якташ әдипләренең яңа китабын укучыга тәкъдир итү чаралары еш уза.
79b4e900e5dd25afa1018f2ecdab2705_XL
Илдус Гыйләҗевның “Ихлас тойгылар” дигән җыентыгы басылып чыккач та район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды, дип хәбәр итә җирле газета.
Әдәби-музыкаль кичә Илдус Гыйләҗевның шигырьләре, татар халкының моңлы җырлары, изге теләкле чыгышлар белән үрелеп барды.
– Сез бирдә туып үскән, ничә хуҗалыкны җитәкләп, район үсешенә лаеклы өлеш керткән, туган як туфрагыннан илһам алып яши торган иҗат кешесе. Китабыгыздагы һәр шигырь күңелгә ятышлы, якты хисләр, ихлас тойгылар уята, – дип район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият исеменнән шагыйрьгә рәхмәтен җиткерде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.
Илдус Гыйләҗевның һәр шигырендә тирән фәлсәфә ята. Авыл язмышы, тел язмышы, милләт язмышы өчен борчылуларын да ул гап-гади сүзләр белән йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп җиткерә. Аның мәхәббәт шигырьләре дә үзгә, башкаларныкына һич ошамаган. Әнә шундый кабатланмавы, ихласлыгы белән алдыра да, таң калдыра да шагыйрь.
– Башка язмам инде, – дисә дә, кичәгә ул өр-яңа шигырьләрен алып килгән.
Димәк әле, Илдус абыйның иҗат күәсе бай, халкына әйтәсе сүзләре җитәрлек, бәлки, якын елларда тагын бер китаплык шигырьләре дә җыелыр.

Комментарийлар