Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелгән

Корбан бәйрәме көнне Азнакай шәһәренең «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме буенча ел саен оештырыла торган 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелгән. Бу хакта районны...

Корбан бәйрәме көнне Азнакай шәһәренең «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме буенча ел саен оештырыла торган 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелгән. Бу хакта районның "Маяк" газетасы хәбәр итә.
Clipboard99
Мәҗлескә Азнакай нефтьчеләре, 60 предприятие-оешма үзеннән өлеш керткән. Чарага килгән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрикләгән.

Гает намазыннан соң мөселманнар Аллаһны зурлап, тәкъбир әйтеп, Коръән аятьләре укыганнан соң,  мәчет каршында урнашкан махсус җиһазландырылган мәйданда халыкка корбан чалуда ярдәм күрсәтелгән.
Хәйрия ашына мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы абыйлар һәм апалар, авыл имамнары һәм аларның шәкертләре, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелган. Корбан ашы үткәрү өчен 2 сыер чалынганлыгы билгеле булды.
Шулай ук сәламәтлеге аркасында мәҗлескә килә алмаган азнакайлыларга бүләкләр өйләргә йөреп тапшырылды, диелә язмада.

 

Комментарийлар