Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл укытучысы» программасы «Мәгариф» илкүләм проектына керәчәк

Быел «Авыл укытучысы» программасы «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектына кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«Авы...

Быел «Авыл укытучысы» программасы «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектына кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Авыл җирендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләрдә кадрлар кытлыгына бәйле проблема өлешчә „Авыл укытучысы“ федераль программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә хәл ителә», — дип искәрттеләр министрлыкта.
Быел Россия Мәгариф министрлыгы — 10, ә 2023 елда 23 педагогка квота бүлеп биргән. Программада катнашучылар бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум күләмендә акча алачак.
Соңгы ике елда «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә Татарстанда ихтыяҗ зур булган вакантлы урыннарга 24 педагог кабул ителгән. Аларның барысының да мәктәптә эшләү тәҗрибәсе бар, алар төрле дисциплиналарны укыта ала.
«Мәгариф» илкүләм проекты, башка проектлар кебек үк, Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
 

Фото: "Татар-информ" архивы


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/04-01-2022/avyl-ukytuchysy-programmasy-m-garif-ilk-l-m-proektyna-ker-ch-k-5846572

Комментарийлар