Логотип «Мәйдан» журналы

“Авыл укытучысы-2016” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Казанда конкурсның төрле номинацияләрендә җиңгән ун укытучы бүләкләнә. Конкурс “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырыла. Аның максаты - авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мә...

Бүген Казанда конкурсның төрле номинацияләрендә җиңгән ун укытучы бүләкләнә. 
Clipboard57
Конкурс “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырыла. Аның максаты - авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җирлектә абруен күтәрү. Конкурсның партнерлары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы Фәүзия Габсаматова;
“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә җиңүче – Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Гасыймова;
“Белемнең көнкүрештәге чагылышы” номинациясендә җиңүче – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия Кәримуллина;
“Активлык тарафдары” номинациясендә җиңүче – Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсирә Мулласалихова;
“Предметка мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы Дилбәр Фәхртдинова;
“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңүче – Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Ленар Хәбибуллин;
“Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә җиңүче – Биектау районы Суксу урта мәктәбенең география укытучысы Гөлнара Хәкимҗанова.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – “Мәгариф” журналының директоры Сөмбел Таишева конкурска 100 дән артык эш кабул ителгәнен әйтте. Аларның 30ы икенче этапка үткәрелгән һәм сайтта бастырылган.
“Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире, “Авыл укытучысы-2016” бәйгесенең жюри әгъзасы Мидхәт Садыйков укыту-тәрбия эше тар кысаларда булганлыктан, охшаш эшләр арасында сайлап алу кыенлык тудырганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, иң яхшы эшләрне сайлап алуда плагиатка тикшерә торган система ярдәмгә килә. “Укытучылар Интернет челтәрендәге чыганаклардан файдаланса, система шундук күрсәтә. Шуңа кайбер эшләрне кире борырга туры килде. Андый очракларда без эшләрне үзгәртеп бирү өчен укытучыга кире кайтарабыз”, - диде ул.
Бәйгедә бигрәк тә татар теле, башлангыч сыйныф укытучылары актив катнашкан. Шулай ук, математика, биология, география, рус теле укытучылары да булган.
Икенче этапка узган 30 эштән 10 эш сайлап алынган. Аларга инде мастер-класс күрсәтү биреме куелган.
“Мастер-класс”лар буенча беренче урынны алган Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова мөгаллимнәрнең креатив фикер йөртүче шәхес тәрбияләргә омтылырга тиешлеген ассызыклады.
Икенче урынны Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова яуласа, өченче урынга Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Галимова лаек булган.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар