Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл рәссамы

Кукмара шәһәренең Үзәк китапханәсендә рәссам Мөнип Фатыйховның иҗат күргәзмәсе ачылды.

Тантанага аның авылдашлары, якташлары, якыннары һәм мәдәният-сәнгатькә игътибарлы шәһәр халкы җыелган иде. Кичәдә бик кызыклы кунаклар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, композитор Илфат Дәүләтшин, җырчы, мөгаллим, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевлар да катнашты.

– Китапханәдә без быел инде өченче күргәзмәне тәкъдим итәбез, – дип сөйләде Кукмара районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев. – Бу күргәзмә башкаларыннан аерылып тора, чөнки үзебезнеке.

Мөнип Фатыйхов күргәзмәсе турында үзебезнеке дип әйтү, чыннан да, урынлыдыр – рәссам гомере буе Кукмара районы Кәркәвеч авылында яшәгән. Ул язган картиналарда да авыл: якташларына бик таныш булган табигать күренешләре, урамнар, йортлар, кешеләр чагылыш таба... Барысы да ихлас, җанга якын... «Үзебезнеке» дигәннән, шунысы да игътибарга лаек – Кукмарада үз талантларын дөньяга чыгара беләләр икән.

Картиналардан тыш тагын бер мавыгуы бар Мөнипнең – агачтан көнкүреш кирәк-яраклары һәм сувенирлар ясый ул. Сувенир дигәннән, Кукмарада агачтан сувенирлар ясый торган оешма ачарга да тәкъдим иттеләр әле кичәдә рәссамга. Әйтик, «Азнакай курчаклары» дигән исем-бренд бар. Ә нигә Кукмара сувенирлары булмаска тиеш? Кукмара итеге, Кукмара табасы кебек үк безнең агач эшләнмәләре дә көннәрдән-беркөнне популярга әйләнергә мөмкин. Ә бу инде яшьләр өчен өстәмә эш урыннары дигән сүз.

Авылда да иҗат итәргә була, димәк...

Ризидә РӘХМӘТУЛЛИНА

Галерея

Комментарийлар