Логотип «Мәйдан» журналы

Автомобильләргә "кара тартма" куелачак

 2020 елдан барлык автомобильләргә ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып баручы "кара тартма" куелачак, дип хәбәр итә "Известия ".Нави...

 
2020 елдан барлык автомобильләргә ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып баручы "кара тартма" куелачак, дип хәбәр итә "Известия ".
1_r_cars_1
Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Әлеге "Кара тартмалар" ярдәмендә шулай ук юл иминлеге кагыйдәләрен бозуларны да яздырып булачак.
Бердәм система (ЕГСНИ) өчен база булып ЭРА-ГЛОНАСС системасы кулланылачак, аның терминаллары 2020 елдан чыга башлаучы барлык автомобильләргә куела.
ЭРА системасы 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә, кайбер автомобиль җитештерүчеләр яңа машиналарга аның терминалларын урнаштыра башлады инде.
 

Комментарийлар