Логотип «Мәйдан» журналы

Автомобиль йөртүчеләргә кабат имтихан тапшырту турында фикер яклау тапмады

ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников автомобиль йөртүчеләргә таныклык алмаштырганда кабат имтихан бирдерү турындагы фикергә каршы чыкты. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.Черников мондый үзгәрешләр халыкара нормалар...

ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников автомобиль йөртүчеләргә таныклык алмаштырганда кабат имтихан бирдерү турындагы фикергә каршы чыкты. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Черников мондый үзгәрешләр халыкара нормаларга, шул исәптән Юл хәрәкәте турындагы Вена конвенциясенә, каршы килә дип әйтте.
"Имтихан тапшыруга бернинди таләпләр дә юк. Бары тик медицина контролен яңартырга кирәк булачак. Проблемалар юк, яңаларын уйлап табарга кирәк түгел", - дип белдергән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ башлыгы.
Черников машина йөртү таныклыгын срогы чыгып алмаштырганда "бернәрсә дә тапшырырга" кирәк түгел дип әйткән.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар