Логотип «Мәйдан» журналы

Автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин

Россиядә автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин. РФ Транспорт министрлыгы шундый инициатива белән чыкты. Россиядә транспорт чаралары хезмәте стандартларын катгыйландырырга ниятлиләр...

Россиядә автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин. РФ Транспорт министрлыгы шундый инициатива белән чыкты.
 
Россиядә транспорт чаралары хезмәте стандартларын катгыйландырырга ниятлиләр - автобусларда кондиционер һәм җылыткычлар барлыкка килергә тиеш. Шуның өстенә, басып барырга мөмкин булган кешеләр санын киметәчәкләр - бер квадрат метрга өч кешедән дә артмаска тиеш. Бу үзгәрешләр Транспорт министрлыгы карары белән расланды, дип яза "Известия" басмасы.
Барлык тукталышлар явым-төшем һәм җилдән сакларга һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле гражданнар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Киләчәктә бу кагыйдәләрне мәҗбүри итәргә планлаштыралар.
 

Комментарийлар