Логотип «Мәйдан» журналы

"Атнабай милләтпәрвәрлеге белән бөек"

23 февраль Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның тууына 90 ел тулды.Шагыйрь иҗатына багышланган хәтер кичәсе 26 февраль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк....

23 февраль Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның тууына 90 ел тулды.
44774af8-3ca8-487c-ae02-464ed80ff1d8_cx0_cy26_cw0_w1023_r1_s
Шагыйрь иҗатына багышланган хәтер кичәсе 26 февраль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк. Анда Атнабайның шигырьләре, спектакльләрдән өзекләр һәм шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Республикада Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның юбилей чаралары башланды. Уфа “Нур” татар дәүләт театры Әнгам Атнабайның юбилеена “Ул кайтты” дигән спектаклен әзерләде. 22 февраль әлеге спектакль алдыннан Әнгам Атнабайга багышланган “Безнең Атнабай” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров төзегән бу китапка әдипнең шигырьләре, каләмдәшләренең мәкалә-истәлекләре, Атнабайга багышлап язылган шигырьләре тупланган.
Интернеттагы Вконтакте социаль челтәрендә Әнгам Атнабай иҗатын яратучылар төркеме бар. Анда шагыйрь иҗатын сөйләүчеләрнең флешмобы бара.
 
 
 
Әнгам Атнабай (Атнабаев Әнгам Касыйм улы) – Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башҡортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясе лауреаты. 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. 1950 елда Әнгам Атнабаев Уфага килеп, “Кызыл таң” редакциясендә эшли башлый. Хаклы ялга китәр алдыннан “Һәнәк” журналында хезмәт итә.
Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.
1999 елның 13 октябрендә вафат булды.
Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән аның исеме туган авылындагы урта мәктәпкә кушылган. Туган авылында Әнгам Атнабай музее эшли, бюсты куелган. Яңавыл шәһәре, Үрге Тәтешле һәм Иске Күрдем авылларындагы урамнарга исеме бирелгән. Уфада ул яшәгән йортҡа мемориаль тактаташ куелган. 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге премия булдырылган.
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар