Логотип «Мәйдан» журналы

Атна уртасында Татарстанда коры һәм җылы һава торышы урнашачак

Татарстанда агымдагы атна уртасына җылы һәм коры һава торышы урнашачак.Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, 5 июльдә, бүген, республика территориясендә акрынлап явым-төшем туктала. Бу т...

Татарстанда агымдагы атна уртасына җылы һәм коры һава торышы урнашачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, 5 июльдә, бүген, республика территориясендә акрынлап явым-төшем туктала. Бу төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында була.
6 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Температура төнлә 10..15 градус җылы, көндез 22…7 градус җылы була.
7 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы дәвам итә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура 10..15 градус җылы, көндез 23..28 градус җылы була.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/05-07-2021/atna-urtasynda-tatarstanda-kory-m-yly-ava-toryshy-urnashachak-5829152

Комментарийлар