Логотип «Мәйдан» журналы

Атна ахырында Татарстанда +13 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.Апрельнең бере...



Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.



Апрельнең беренче көнендә Татарстанда кар, яңгыр һәм томан көтә.
2 апрельдә томан төшә, ерактан күрү 500-1000 метрга кадәр кими. Температура +2...+7 градуска кадәр күтәрелә, көньякта +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.
3 апрельдә явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә барачак. Төнлә термометр баганалары 0... +5кә кадәр, көндез +8...+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
«Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә китерәчәк», - дип кисәтә синоптиклар.
Ә киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклануы фаразлана.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/atna-axyrynda-tatarstanda-13-graduska-kadar-ylyta-5852483

 

Комментарийлар