Логотип «Мәйдан» журналы

Ашыгабыз

Хәрабәләр генә калды миннәнХәрабәләр генә калды миннән,Җан тетрәве тәңгәл җир тетрәүгә.Җимерелгән хыялларым беләнИгътибар да итмим күк күкрәүгә.Ә күк күкри... Бәлки тоеладырШулай булып... Өнсез үкси к...

Хәрабәләр генә калды миннән
Хәрабәләр генә калды миннән,
Җан тетрәве тәңгәл җир тетрәүгә.
Җимерелгән хыялларым белән
Игътибар да итмим күк күкрәүгә.

Ә күк күкри... Бәлки тоеладыр
Шулай булып... Өнсез үкси күңел.
Бу тетрәүләр бары минем гаеп,
Юатырга шуңа кирәк түгел.
 
Хәрабәләр өсте – кара болыт,
Ак җанның да хәзер төсе шундый.
Коеп яуган яңгыр астында да,
Ни кызганыч, җанны юып булмый.
 
Шул каралган җаның ахыргача
Кала инде күкрәк читлегеңдә...
Беркем әйтмәс: оча алырмы ул,
Сәгать суккач, күкләр киңлегенә?..
Оча алыр микән?..
 
Уза гомер
Уза гомер,
Сыза еллар,
Чәчләремә куна көмеш.
Шатлыгыннан,
Кайгысыннан
Мул чыгарды язмыш өлеш...
 
Нахак сүзләр,
Яман күзләр
Сагалады адым саен.
Бирешмәдем,
Күкләремдә
Нурлы кояш, тулган аем...
 
Абындым да,
Егылдым да,
Торып басып алга барам.
Тапкан малым
Бары хәләл,
Кызыктырмый мине хәрәм...
 
Иман нуры
Күңелемдә,
Бисмиллалы барча эшем...
Ахыргача
Шундый булып
Калыр өчен җитсен көчем!
 
Ашыгабыз...
Ашыгабыз... Мәңге яшәр кебек,
Кабаланып, дөнья куабыз.
Беркемдә дә безнең эшебез юк,
Киң юлдагы машиналар кебек,
Кешеләрне урап узабыз.
 
Ашыгабыз... Бала гына чакта
Олы булу – бөтен уебыз.
Калыр идек әле озын-озак
Балачакта, әгәр белгән булсак,
Тиз узарын гомер юлыбыз.
 
Ашыгабыз... Дуслар, туганнарның
Хәлен белер вакыт тапмыйбыз.
Җаныбызда катлы-катлы яра,
Нахак, нәфрәт һәрчак янәш бара,
Гафу итми, ачу саклыйбыз.
 
Ашыгабыз... Авырлыклар туса,
Язмышларны һаман сүгәбез.
Тормышны бит үзгәртергә була,
Борылышлар бик күп олы юлда,
Ә без, юләр сыман, түзәбез.
 
Ашыгабыз... Тәүбә итәр көнне,
Кичектереп, һаман сузабыз.
«Менә хәзер яшим», – дигәч кенә
Безнең янга Әҗәл үзе килә,
Соңгы чикне бергә узабыз...
Ашыгабыз...
 
Юныс Әгъләм улы Миңнемөхәммәтов 1977 елның 26 декабрендә Тәтешле районы Кашкак авылында дөньяга килә. Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлаган югары категорияле укытучы. Бүгенге көнне Нефтекама шәһәрендә яши. Башкортостанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты (2021), Башкортостан яшьләре газетасы «Өмет»нең Нәзирә Бәширова исемендәге премиясе (2016) һәм Башкортостан яшьләре журналы «Тулпар»ның «Проза» өлкәсендә «Ел лауреаты» (2018). Бик күп хикәяләр, шигырьләр, җырлар авторы. Юныс Миңнемөхәммәтов 2022 елда «Лебеди над Челнами» конкурсының «Поэзия» номинациясендә җиңүче булды.

Комментарийлар