Логотип «Мәйдан» журналы

Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре башланды

Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре сәнгать осталары концерты белән башланып китте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү сүзендә...

Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре сәнгать осталары концерты белән башланып китте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
64e8776 ти
Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү сүзендә Төрекмәнстан бәйсезлегенең 25 еллыгы белән котлап, Татарстан халкы исеменнән изге теләкләрен җиткергән.
«Россия һәм Төрекмәнстан арасындагы дуслыкны ныгытуда әлеге концертның да берләштерү куәте булуына ышанам мин. Бүгенге кичә бик матур тәэсирләр генә калдырачак», – дип билгеләп үткән ул. Шулай ук Россия һәм Төрекмәнстан җитәкчелегенә төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәтен җиткергән.
Ашхабадка Татарстаннан әзерләп барган концерт программасында Гөлнара һәм Рузил Гатиннар, Айгөл Хәйри, Ригина Вәлиева, Руслан Сәйфетдинов, «Артур һәм Марат» дуэты, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Айдар Сөләйманов, «Ворожея» ансамбле, «Болгар кызлары» һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле булган.
print_1782207_1786178
 
 

Комментарийлар