Логотип «Мәйдан» журналы

Ашаганым балыкмы, бозмы?

Кибет туң­дыр­гычларындагы пакетларга салып туңдырылган балыкны игътибар белән карасаң, төргәк эчендә боз да, кар да күрерсең.  Бозлы балыкны эрет­кәч, берен­чедән, авырлыгы кими, икенчедән, пе­ш...

Кибет туң­дыр­гычларындагы пакетларга салып туңдырылган балыкны игътибар белән карасаң, төргәк эчендә боз да, кар да күрерсең.
 
38586_Klipart_2_magazin_gastronom_riba_zamorozhennaya_1402344496
Бозлы балыкны эрет­кәч, берен­чедән, авырлыгы кими, икенчедән, пе­шер­гәндә тиз йомшап, изелеп бетә, тәме дә искитәрлек булмый. Соңгы елларда эшкуарларыбыз бу яктан шул­кадәр остарып киткән, халык акча түгеп, балык урынына су сатып ала башлаган. Узган ел шул уңайдан Роспотреб­надзор­ның Татарстандагы идарә­сенә шикаять язучылар да арткан. Әлеге идарә җитәк­чесе урынбасары Марина Трофимова әйтүенчә, тик­ше­­рүләр барышында 11 про­центтан артык очракта балык саклау күрсәткеч­ләре­нең тиешле стандартларга җавап бирмәве ачыкланган. Шөкер, азык-төлек салынган төргәкләрне укырга өйрәнеп барабыз. Тик аларга да ышанып бетә торган түгел. Гәрчә 100 процент табигый чималдан дип маң­гайны тишәрлек зур хәреф­ләр белән язып куйсалар да. Әйтик, сөт ризыкларына үсемлек майлары кушалар, ләкин бу хакта төргәк тышында кисәтүне кирәк санамыйлар.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау  көне “Менюдан антибиотик­лар төшеп калсын!” дигән шигарь астында узды. Европа илләре авыл хуҗа­лыгында антибиотикны азрак куллану ягында торса, АКШта аны кушуны бернинди проблемага да санамыйлар. Россия өчен дә ул ят әйбер түгел. Терлекчелек, кошчылык бе­лән шөгыль­ләнүче эшмә­кәрләр аның ни икәнен би­грәк тә яхшы белә.
Алар әлеге дару терлекне, кошны төрле чир­ләрдән профилактикалау яки дәвалау максатыннан гына кулланыла дип аңла­талар. Моның артында тизрәк үстереп, күбрәк табыш алу теләге дә барлыгы хәзер инде бер­кемгә дә сер түгел. Марина Трофимова ассызыклаганча, антибиотиклар кешене дәвалауга тотылганга караганда ветеринария өлкә­сендә ике тапкыр күбрәк кулланылышта. Нә­тиҗәдә ул терлек итендә туплана бара. Шул ит ризыгы  аша кешегә керә.    Шулай ук җы­елып барып, төрле чир­ләр баш калкытуга сәбәпче була. Әйтик,  эчәк инфекциясе, көчле аллергия килеп чыга, аш­казаны-эчәк тирә­леге бозыла. Организмда антибио­тик­ка ияләшү процессы барганга, чирне дару  эчеп тә җиңеп булмый.
Рәсми статистика буенча, Россиядә ел саен антибиотик күләмен тикшерү өчен азык-төлектән 80 мең­гә якын проба алына һәм 0,5 процентында антибиотик табыла икән. Аның күбрәк халык тарафыннан ихтыяҗ зур булган сөт һәм сөт ризыкларында табылуы аеруча борчуга сала. Сыер асрап ятмыйм әле, кибеткә сөте, мае кайтып тора, дип җиңел тормышка күчкән авыл кеше­сенә дә уйланырлык нәрсәләр бар монда. Үзеңнекенә җит­ми шул инде. Бу җәһәттән антибиотикларга каршы каты көрәш алып барыла һәм тикшерү эшләре дә катгый куелган дип әйтеп тынычландырырга да иртә­рәк. Марина Трофимова хә­бәр итүенчә, 2015 елда антибиотик кү­ләмен ачыклау өчен азык-төлек чималыннан һәм ризыклардан 1 меңгә якын проба алынган. Бары бер­сен­нән генә  – сөттән тетрациклин төрке­мендәге ан­тибиотик табылган. Аны тикшер­тергә Әтнә районы хуҗалык­ла­рыннан сөт җыючы шәхси эшмәкәр тапшырган булган.  Журналистлар башка фактлар белән дә кызыксына башлагач, белгеч: “Соңгы өч елда бүтән очрак булмады, бездә антибиотик киң кулланылышта түгел, барысы да күзәтү астында”, – диюдән узмады.
Роспотребнадзор бел­геч­ләре май аенда республика халкын сөт ризыклары белән тәэмин итеп торучы зур ширкәтләрнең бер­сендә – “Кызыл Шәрык Агро” җәм­гыятендә планлы тик­шерү үткәрмәкчеләр.  Андый тик­шерүне закон ниге­зендә өч елга бер тапкыр гына үткә­рергә рөхсәт ителә. Дөрес, халыктан шикаять керсә, план­нан тыш та бара алалар. Ләкин антибиотик шундый нәрсә: ул сөткә кушылганмы, юкмы икәнен карап, хәтта аны эчеп яки ашап ачыкларлык, тәменнән си­зәр­лек тү­гел. Шул ук вакытта бел­геч­ләр азык-төлеккә антибиотик кушылуы хакында сораштыру үткәргән булган. Авыл халкының бу нисбәт­тән мәгъ­лү­маты сай дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе Кул­ланучылар хокукын яклау кө­не уңаеннан “кайнар линия” теле­фоны буенча шалтыратулар кабул итә. 14 марттан 18 мартка кадәр 10нан 16 сәгать вакыт аралыгында  (сә­гать 12дән 12 сәгать 45 минут­ка кадәр төшке ял) 89172248794 номерын җыеп, сорауларыгызны бирә аласыз. Идарә хезмәткәрләре бар­лык мәсьәләгә дә ачык­лык кертергә ышандыралар.
 
http://www.vatantat.ru

Комментарийлар