Логотип «Мәйдан» журналы

Арзан даруларның да бәясе арта

Россия Хөкүмәте фармкампанияләргә яшәү өчен кирәкле һәм 50 сум чамасы торган арзан препаратларга бәяләрне мөстәкыйль арттыру мөмкинлеге бирә торган закон проектын әзерли. Яңа система 2017 елның 1 гыйн...

Россия Хөкүмәте фармкампанияләргә яшәү өчен кирәкле һәм 50 сум чамасы торган арзан препаратларга бәяләрне мөстәкыйль арттыру мөмкинлеге бирә торган закон проектын әзерли.
лекарства
Яңа система 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Шулай ук андый дарулар җитештерүчеләргә субсидия бүленеп бирелер дип көтелә.
Nielsen компаниясе мәгълүматларына караганда, 2016 елның соңгы 4 аенда россиялеләрнең 70 проценты дару бәяләренең артуын сизгән. Ә 49 процент россияле, табиб тәкъдим иткән препаратларның бәяләре артык кыйммәт булу аркасында, аларны сатып алудан баш тарткан.

Комментарийлар