Логотип «Мәйдан» журналы

Арчада Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан Тукай марафоны үткәрелде

Арчада Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан Тукай марафоны үткәрелде, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре" газетасы. Фото: http://arskmedia.ruУл Арча мәдәният йорты яныннан башланып китте. Биредә башта җыр...

Арчада Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан Тукай марафоны үткәрелде, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре" газетасы.
Фото: http://arskmedia.ru Фото: http://arskmedia.ru
Ул Арча мәдәният йорты яныннан башланып китте. Биредә башта җырлар, биюләр белән бик матур чара үткәрелде. Аннан йөгерешчеләр Яңа Кырлай ягына юл алды.
Ә Кырлайда йөгерешчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев һәм тантанага кайткан язучылар каршы алды.
Йөгерештә беренче урыннарны үз яшьтәшләре арасында Илназ Дияров, Илмир Зыятдинов, Ильяс Шиһабетдинов һәм башкалар яулады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
 

Комментарийлар