Логотип «Мәйдан» журналы

Арча районында язучы, публицист Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу билгеләп үтелә

Бүген Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә зур бәйрәм уздырыла, дип хәбәр итә “Арча” телерадиокомпаниясе.Күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи р...

Бүген Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә зур бәйрәм уздырыла, дип хәбәр итә “Арча” телерадиокомпаниясе.
DSC05316-300x225
Күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинең тууына 130 ел уңаеннан, "Болганчык еллар җырчысы" дигән кичә уздырыла. Әлеге кичә Мәхмүт Галәүнең тормыш юлына, иҗатын тирәнтен өйрәнүгә багышланган. Кичәгә Казаннан филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Арча шәһәренең Казан арты тарих һәм этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов килүе көтелә. Шулай ук күрше-тирә районнардан да килүчеләр көтелә, ветеран укытучылар, татар теле укытучылары да бу бәйрәмгә чакырылган.

Комментарийлар