Логотип «Мәйдан» журналы

Арча районында чипсы җитештерә башлаячаклар

2018 елда Арча районында бәрәңге эшкәртү заводының беренче чираты сафка басарга тиеш. Аның  проект инвесторы Яшел Үзәннең «Даль-Кама» компаниясе.«Даль-Кама» компаниясенең төп шөгыле – ит эшкәртү. Инве...

2018 елда Арча районында бәрәңге эшкәртү заводының беренче чираты сафка басарга тиеш. Аның  проект инвесторы Яшел Үзәннең «Даль-Кама» компаниясе.


Clipboard11
«Даль-Кама» компаниясенең төп шөгыле – ит эшкәртү. Инвестицияләр суммасы әлегә хәбәр ителми, шулай да булачак предприятие өчен мәйдан каралган, 10 октябрьгә заводны гамәлдәге челтәрләргә бәйләү өчен тиешле техник шартлар алынырга тиеш.
Беренче чиратын эшләтеп җибәргәннән соң (ул 2018 елга планлаштырылган),  завод елына 60 мең тоннага кадәр, икенче һәм өченче чираты сафка басканнан соң 120-130 мең тонна бәрәңге кабул итәчәк. Предприятиедә 200 кеше эшләр дип планлаштырыла. Заводны җиһазлар белән Tummers Machinebouw BV Һолланд фирмасы тәэмин итәчәк.
«Туммерс Методик» җәмгыяте генераль директоры Армен Вардересян белдерүенчә, планнарында елына 15 мең тонна фри бәрәңгесе, 4 меңләп тонна бәрәңге лачаулары һәм оны җитештерү тора.
Заводны чимал белән тәэмин итү өчен Арча районы территориясендә махсус сорт бәрәңге үстерә башлау планлаштырыла. Бу хакта үз планнары белән район башлыгы урынбасары Олег Спичкин бүлешкән.
«Орлыклар район халкына да биреләчәк, шулай итеп әлеге проектны үстерүгә һәм заводны чимал белән тәэмин итүгә алар да җәлеп ителәчәк. Гади халыкны да әлеге проектта катнаштыру районның социаль-икътисады үсешендә дә каралган. Шунлыктан завод билгеле бер социаль йөкләмә белән эшләячәк», – дип сөйли Спичкин. Проектка эре оешмалардан «Сервис-Агро»ны да җәлеп итү планлаштырыла.
«Җәмгыять бәрәңге белән тәэмин итеп кенә калмаячак, аны саклаячак та. Аларның дөнья стандартларына туры китереп салынган заманча саклау биналары бар. Районның башка эре җитештерүчеләре дә әлеге проектка җәлеп ителәчәк», – дип билгеләп үтткән Спичкин.
Җитештерү калдыкларыннан елына 8 мең тонна азык һәм 500 мең тонна крахмал җитештерү каралган.

 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар