Логотип «Мәйдан» журналы

«Апуш» студиясе спектакльләренә рәхим ит!

Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» студиясе тамашачыларны янәдән спектакльләренә дәшә. 12 май көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илг...

Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» студиясе тамашачыларны янәдән спектакльләренә дәшә.
12 май көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле, 13 майда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Йолдыз Шәрапованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим ителә. Башлану вакыты: 17:00.
Премьераларда спектакльләрне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. Һәр баланың сәләтен ачу, аны үстерү, һәр шәкерткә үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирү – «Апуш» балалар театр студиясенең мөһим үзенчәлекләренең берсе.
«Кечтүк» спектаклендә ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгә. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларыбызга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы? Ярты юлда өзелгән уен уйналып бетәрме? Дуслык сакланырмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны спектакльне караганнан соң белеп булачак.
Спектакльнең режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.
«Зоопарк-әлифба» спектакле квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары серле квестка эләгеп, төрле сынаулар аша уза һәм зоопаркта яшәүче 38 җәнлек, кош-корт белән таныша. Ни өчен нәкъ менә 38 икәнен, спектакль караганнан соң белергә була.
Спектакльнең режиссеры – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова, музыканы композитор Марат Әхмәтшин язды. Спектакльнең сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов. Әйтергә кирәк, театр дөньясында әлеге әсәр сәхнәгә беренче тапкыр куелды. Спектакльне карау өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://otdel-po-realiz-natspolit.timepad.ru/event/2414557/
 
Хөрмәтле журналистлар, сезне әлеге чарада көтеп калабыз.
Аккредитация өчен элемтә: 299-15-99, 89872798090 (Айсылу). Аккредитация 12 май 11.00гә кадәр уздырыла.

Комментарийлар