Логотип «Мәйдан» журналы

«Апуш» студиясенең спектакле Бөтенроссия фестивалендә Гран-при исемен яулады

19 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узган «Действующие лица» XIX Бөтенроссия театр фестиваль-форумында «Апуш» татар балалар театр студиясе Гран-при исеменә лаек булды.

Фестивальдә «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеме Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында куелган «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итте.

Яшьләр арасында әхлакый, мәдәни, иҗади сыйфатларны саклау һәм арттыру максатыннан оештырылучы әлеге фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән 16 спектакль катнашты. Жюри составында: Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчесе, Казан шәһәренең «Әкият» дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе киңәшчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе; Оксана Кушляева – театр тәнкыйтьчесе, театр белгече, «Летающий критик» интернет-басмасының мөхәррире; Марина Оленева – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Пермь дәүләт мәдәният институтының режиссурасы һәм актерлык осталыгы кафедрасы доценты, «Новая драма» камера театрының һәм «КОД» балалар театр-студиясенең сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры; Олег Кинҗәгулов – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры.

«Фестиваль балалар һәм яшьләр театр-студияләре арасында 18нче тапкыр уздырыла. Соңгы 5-6 ел эчендә халык һәм дәүләт театрлары да катнаша башлады. Кыскасы, конкуренция бик көчле. Быел җиңүчене 9 төбәктән килгән 16 спектакль арасыннан сайларга туры килде. Бу – «Апуш» кебек яшь коллектив өчен зур һәм мәртәбәле вакыйга», – диде фестивальнең жюри рәисе Нияз Игъламов.

«Без, әлбәттә, бик бәхетле, бу – «Мәкәрҗәдә театр»ның беренче җиңүе. Әлеге спектакль дә «Кечтүк» кебек бәхетле, уңышлы, бәрәкәтле эшебез булыр дип өметләнеп калабыз», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар спектакльнең режиссерлары Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова.

Искәртеп үтик, хәзерге вакытта, 22-25 апрель көннәрендә, «Апуш» студиясе шәкертләре «Кечтүк» спектакле белән Ижау шәһәрендә узучы «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең йомгаклау чарасында Татарстан данын яклыйлар. Алар әлеге фестивальдә 2 нче урынга лаек булды.

Нияз Игъламовның «Мәкәрҗәдә театр»  спектакле турында язмасыннан:

«Әлбәттә, актерлык режиссурасы феноменының урыны бар, күп кенә талантлы башкаручылар тамашачылар өчен яхшы спектакль куя ала. Монда без принципиаль рәвештә башка караш һәм нәтиҗә белән эш итәбез. Пьеса режиссерлар тарафыннан аңлы һәм төгәл укылган, күмәк сәхнә күренешләренә һәм ялгыз эпизодларга туры килердәй геройлар куелган. Бер генә секундка да игътибарны читкә юнәлтү мөмкин түгел, сюжетның һәр борылышы үзгәрешләр алып килә һәм тәкъдим ителгәннәргә ачыклык кертә. Нәтиҗәдә һәр баланың мөмкинлекләре иң югары ноктада ачыла. Режиссерлар татар театрының барлыкка килү чорын хәзерге заман элементлары белән сугаралар, күп кенә көлкеле күренешләр уйлап табалар, спектакльне фрагментациядән саклыйлар, бу, төгәл әйткәндә, компилятив пьеса өчен котылгысыз. Әмма бай һәм күптөрле алымнар һәм элементлар белән бергә, алар мөһим эш турында да онытмыйлар, чын күңелдән һәм гашыйк рәвештә татар театрына, аның үткен характерлы табигатенә гимн җырлыйлар».

Комментарийлар