Логотип «Мәйдан» журналы

«Җаныма мең гамьнәр тулыша...»

22 март — танылган шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның туган көне. Чын күңелдән котлыйбыз!

Җаныма мең гамьнәр тулыша,
Аннары очалар куышып –
Тоталмыйм, тоялмыйм, тыялмыйм!..
Мин кемме –
Мең гамьнәр куышы.
Мин шушы туфракта туганмын.
Мин шушы кояшка бакканмын.
Кып-кызыл кара кан минем дә
Йөрәгем түреннән аккан моң.
Ул моңнар кемнәрнең җанына
Кагылыр, кагыла, кагылган…
Мин сезгә туп-туры карыймын,
Мин сезнең күзләрдә чагылам.
Мең гамьнәр очырам җанымнан.
Очалар тулышып, куышып,
Ярканат явыдай шом салып,
Көн белән, өн белән сугышып…
Аларның кайларга җитәсен
Мин белмим. Беркем дә белмидер.
Мин бүген яшимен, сулышым
Сезнең дә тынлыкка бәрелер.
Мең гамьнәр куышы күңелем,
Тулам да,
Дөньяга түгеләм.
Мин сезнең күңелгә үреләм.
Сез мине аңлыйсыз,
Мин беләм.



Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

    Фото: Солтан Исхаков (Татар-информ)

 

Комментарийлар