Логотип «Мәйдан» журналы

АНФИРА МИРГАЛИМОВА

(Пермь өлкәсе, Уен районы, Тәләс авылы)

Мин, Миргалимова Анфира Таиф кызы, 1958 елның 21нче маенда Пермь өлкәсе Уен районы Тәләс авылында тудым. Барлык тормыш юлым туган ягымда үтте. Күп еллар мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, тормыш җилләре мине Яр Чаллыга, балаларым янына китерде. Менә инде 15 ел Чаллы шәһәрендә яшим. Буш вакытларымда җыр-бию ансамбленә йөрергә дә тырышам, шигырьләр язарга да вакытым кала.

 ***

Беренче ак карны мин тиңлимен

Яңа туган матур иртәгә.

Яңа тормыш, тик изгелек теләп,

Зур өметләр баглыйм бу көнгә.

Беренче ак карны мин тиңлимен

Ак болытка зәңгәр күкләрдә.

Болыт яуса җиргә яңгыр булып,

Кар бөртеге мамык бу җирдә.

Беренче ак карны мин тиңлимен

Тиз юылган моңсу хисләргә.

Учларымда эреп, күчкәнгәме

Чык тамчысы булып үләнгә.

Беренче ак карны мин тиңлимен

Тулы айга кара төннәрдә.

Барыр юлым, якты булсын диеп,

Юлдаш булсын һәрбер көннәрдә.

 

               ***

«Ник кайтмыйсың, улым, авылга,

Әллә инде юлын оныттың?

Аралар да ерак түгел ич,

Һич кайтырга вакыт тапмыйсың?

 

Тазалыгым да нык какшады,

Хәтерем дә инде сынатты...»

Шулай хатны язып улына,

Өмет баглап, әби юллады.

 

‒ Әйдә киттек, улым, авылга

Әбиеңнең хәлен белербез.

Күптән инде аннан хәбәр юк,

Ничек яшәгәнен күрербез...

 

Үзе белән алды улкаен,

Әбекәй бит әле күрмәгән.

Улы да бит озак кайтмады,

Киленкәе рөхсәт бирмәгән.

 

Ачып кергәч басу капкасын,

Аяк басты изге җиренә.

Күз салды ул зират ягына,

Шомлы уйлар керде күңеленә.

 

Кар каплаган зират юлларын,

Тиз дә әле беркем үлмәгән.

Шатлык биләп алды күңелен:

Соңгы өмете бит сүнмәгән.

 

Терәтелгән агач капкасы

Ничек инде әле аумаган?

Төтен чыкмый никтер морҗадан,

Әллә әни мичкә якмаган?

 

Тиз-тиз итеп өйгә атлады ул,

Әйтерсең лә кайта сабаннан.

Бизәк төшкән тәрәзәләр генә

Айныттылар аны уеннан.

 

Өйгә кереп, түр бүлмәгә узды, ‒

Әнисенең йокы бүлмәсе.

Иске корыч караватта ята

Әнисенең үле гәүдәсе.

 

Телсез калды, яшәү яме бетте,

Үкенүдән инде ни файда?

Оҗмах ишекләрен ачып, Раббым,

Үз куенына алды таңнарда.

 

                     ***

Тазалыкның кадерен белү өчен

Чирләп карау кирәк бик каты.

Күз алдыңнан кинәт югала шул

Яшәвеңнең матур вакыты.

 

Күрмисең син тормыш дәрьясының

Нинди ямь өстәвен җиһанга

Һәм шулай ук яшәү шатлыгының

Якты нур сибүен һәр җанга.

 

Һәр көн саен тәмләп эчкән чәең

Никтер бүген тәмсез тоела.

Булган сый-нигъмәтләрең өстәлгә

Алган саен кулдан коела.

 

Яңа пешкән хуш исле шулпаң да

Никтер үтми бүген бугаздан.

Яшәү өчен ашау кирәк диеп,

Көч-хәл белән кабып кашыктан,

 

И, Раббым, дип, ялварабыз сорап,

Бирмә диеп, безгә чирләрне.

Терелгәчтен тагын онытабыз

Авырганда әйткән сүзләрне.

 

Шуңа бәлки, онытмасыннар дип,

Һәр адәмгә чирне бирәдер.

Кемгә ничек, азмы-күпме икән ‒

Барысын да үзе беләдер.

 

КҮРӘ БЕЛ СИН, ДӨНЬЯ МАТУРЛЫГЫН!

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Ничек матур иртән таң ата.

Йөрәкләргә моңлы хисләр өстәп,

Сандугачлар җыры уята.

 

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Якты кояш ‒ үзе бәхет ул!

Җылы нурын биреп, күңелләргә

Матур яшәгез дип өнди ул.

 

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Юлдаш булган төнге айны да.

Күктән безгә үз яктысы белән

Яктыртканы өчен юлны да.

 

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Ничек йомшак җилләр исәләр.

Әнкәеңнең назлы кулы кебек

Маңгаеңнан сыйпап үтсәләр.

 

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Шуңа өстәп ләйсән яңгырын.

Кояш балкый, ләйсән яңгыр ява,

Үзе бәхет ‒ тою тамчысын!

 

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Диңгез дулкынының шаулавын.

Сихри бер моң булып бар җиһанга

Яшәү өчен кодрәт даулавын.

 

Күрә бел син дөнья матурлыгын,

Яхшы күрше ‒ үзе бер хикмәт.

Сораша ул, хәлең белеп тора

Тик аңарга синнән зур хөрмәт.

 

Тик күрәсең дөнья матурлыгын,

Эчке дөньяң киң һәм бай булса.

Ләззәт тоеп, синең саф йөрәгең

Изге хисләр белән тик тулса.

 

МӘТРҮШКӘЛӘР

Бүген иртүк кояш белән бергә

Мәтрүшкәләр белән чәй эчтем.

Хуш исеннән бәлки исерептер,

Сез кайда дип, эзләп мин киттем.

Хуш исләрен иснәп юллар буе,

Атладым мин тауның битенә.

Тәбигатьнең матурлыгын күреп,

Туктадым мин юлның читенә.

Мәтрүшкәләр чук-чук булып тауда

Бер-беренә карап елмая.

Әйтәләр күк: «Иң шифасы без, ‒ дип. ‒

Файда китергәннәр ул кайда?».

Сулап булмый икән, борыныңнан

Төчкерсәң син әгәр бик каты.

Мәтрүшкәне кайнар суга салып

Иснәү, сулау кирәк бит аны.

Төн йокыгыз инде борчуласа,

Тагын килер сезгә мәтрүшкә.

Яшәү дәртен, көч-куәтен бирер,

Бик теләп сез китәрсез эшкә!

 

Анфира МИРГАЛИМОВА

Комментарийлар