Логотип «Мәйдан» журналы

Андрей Губин Уфага яшәргә кайткан

Туксанынчы еллар эстрадасы йолдызы, “берәдәк малай” Андрей Губин, тынгысыз Мәскәүне калдырып, балачагы үткән Уфага яшәргә кайткан. Биредә ул шәһәр үзәгендә фатир арендалап тора. Губин сәхнәгә кай...

Туксанынчы еллар эстрадасы йолдызы, “берәдәк малай” Андрей Губин, тынгысыз Мәскәүне калдырып, балачагы үткән Уфага яшәргә кайткан.
 
Биредә ул шәһәр үзәгендә фатир арендалап тора. Губин сәхнәгә кайту теләген белдергән, әле бер җыр яздырып маташа. Тавышы бер дә үзгәрмәгән, шундый ук чип-чиста икән.
Ә менә Андрей үзе нык үзгәргән. Озакка сузылган депрессия аны эчтән кимерә. Аңа бөтен тәне авырткан кебек, ләкин бу алай түгел, ди табиблар. Губинга яхшы белгеч ярдәме кирәк, әмма ул аннан баш тарта. Җырчының ун елдан артык сәхнәгә чыкканы юк, журналистлар белән аралашмый, шәхси тормышыннан баш тарткан.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар