Логотип «Мәйдан» журналы

Анападагы лагерьда янгын чыккан

12 августка каршы төндә Анападагы “Витязево” балалар лагерында янгын чыккан. 100дән артык бала эвакуацияләнгән. Янгын чыккан вакытта балалар дискотекада булган. Ут капкан корпуста Татарстаннан 91...








янгын-1
 

Янгын чыккан вакытта балалар дискотекада булган. Ут капкан корпуста Татарстаннан 91 бала һәм 7 педагог яшәгән. Барысы да эвакуацияләнгән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ут көнкүреш электр приборыннан чыккан дип фаразлана. Урында янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре эшли.
“Витязево” лагерында биш корпус урнашкан. Бу сменада 960 кеше ял иткән, аларның 560ы – Татарстаннан. 30 бала лагерьга республиканың балалар йортларыннан барган. Янгын вакытында ял итүчеләрнең әйберләре һәм документларының бер өлеше янган. Янган корпуста яшәгән балалар күрше корпусларда, шулай ук Анапаның «Олимпиец», «Смена» һәм «Счастливое детство» лагерьларына күчерелгән.
Лагерь хәзер гадәти режимда эшли. Балаларны лагерьдан озату өчен документларының күчермәләре җыела. Алар 15 август көнне 1.25тә кайтырга чыгарга тиеш.
 
 

Комментарийлар