Логотип «Мәйдан» журналы

Алтай Хөкүмәте һәм «Татнефть» оешмасы җиһазлар белән тәэмин итү турында килешү төзеде

11 апрель көнне Казан Кремлендә Алтай өлкәсе Хөкүмәте һәм «Татнефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. Документка Алтай губернаторы Виктор Томенко һәм...

11 апрель көнне Казан Кремлендә Алтай өлкәсе Хөкүмәте һәм «Татнефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. Документка Алтай губернаторы Виктор Томенко һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов кул куйды.
Алтай Хөкүмәте һәм «Татнефть» оешмасы җиһазлар белән тәэмин итү турында килешү төзеде<br>
«Татнефть» компаниясе белән эшләү гамәли мөнәсәбәтләргә кагыла. «Ул акционерлык җәмгыятенең гомуми структурасына керүче төрле предприятиеләрнең җитештерү эшчәнлеген тәэмин итүгә бәйле. Беренче чиратта бу Алтай өлкәсе предприятиеләре хәл итә ала торган аерым мөмкинлекләр», - диде Томенко.
Встреча с Губернатором Алтайского края Виктором Петровичем Томенко
Ул сүз нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, энергетика өлкәсе өчен махсуслаштырылган җиһазлар белән тәэмин итү турында бара, диде. Шулай ук ул Алтай өлкәсендә «Татнефть» хезмәткәрләрен сәламәтләндерү мөмкинлекләре турында әйтте.
«Юнәлешләр күп. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов бик дөрес әйтте: Әгәр өметләнгәннең 20 процентын гына үти алсак та, нәтиҗә күренәчәк инде. Әмма без барысын да үтәргә җыенабыз», - дип белдерде Томенко.
Алтай Хөкүмәте һәм «Татнефть» ГАҖ арасында килешү 2017 елда төзелгән иде. Алтай Хөкүмәте белән аерым документ аша «Татнефть»нең төбәк предприятиеләре белән хезмәттәшлектә бизнес-юнәлешләре килештерелде.
Алтай губернаторы Виктор Томенко 11-12 апрельдә Татарстанга эш сәфәре белән килде.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184361/

Комментарийлар