Логотип «Мәйдан» журналы

«Алмачуар» драматургия конкурсының җиңүчеләр билгеле!

17 октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган «Апуш» татар балалар театр студиясенең театр сезонын ачу тантанасында «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

«Алмачуар» пьесалар конкурсы 4 номинациядә узды:

•   Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

•   Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

•   Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

•   Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

 

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк барлыгы 41 автор катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри тарафыннан 10 җиңүче һәм 2 махсус бүләк иясе билгеләнде.

Менә алар:

1. «Кече состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә

«Тук-тук, Әпчхи, Ой-ой яки телефонсыз көн» пьесасы өчен

I урын

Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан)

 

2. «Кече состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә

«Иптәш мөгез» пьесасы өчен

II урын

Айгөл Сөнгатуллина (Казан)

 

3. «Зур состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә

«Тызбыз» пьесасы өчен

I урын

Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы)

 

4. «Зур состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә

«Galyamcraft яки Диләфрүз Убыр илендә» пьесасы өчен

II урын

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова (Башкортстан)

 

5. «Зур состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә

«Аюҗан турында әкият»  пьесасы өчен

III урын

Нәсүр Йөрешбаев (Казан)

 

6. «Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә

«Тезләнмә»  пьесасы өчен

II урын

Гөлүсә Батталова (Әтнә)

 

7. «Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә

«Мактанчык баттл: Шүрәле & Микки Маус»  пьесасы өчен

III урын

Эльвира Фатыйхова (Кукмара)

 

8. «Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә

«Көндәлек»  пьесасы өчен

I урын

Гөлүсә Батталова (Әтнә)

 

9. «Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә

«Шакмак туп»  пьесасы өчен

II урын

Лилия Гыйбадуллина (Чаллы)

 

10. «Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә

«Зилант»  пьесасы өчен

III урын

Илфак Хафизов (Казан)

 

11. Махсус бүләк

«Хикмәт - бердәмлектә, дуслыкта»  пьесасы өчен

Нурия Сәйяр (Казан)

 

12. Махсус бүләк

«Дөнья булгач, төрле хәлләр була»  пьесасы өчен

Гөлфия Җәләева (Ютазы)

 

Җиңүчеләр – 1 нче урын 110 000 сум, 2 нче урын 90 000 сум, 3 урын 70 000 сум күләмендә акчлата бүләкләргә һәм дипломнарга ия булдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең пьесалары кергән җыентык бастыру планлаштырыла.

Шунсын да искәртеп үтәргә кирәк, жюри бүләкләү тантанасына кадәр авторларның исемнәрен белмәде, бәйге аноним форматта узды.

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен драматургия бәйгесенең жюри әгъзалары:

«Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова;

Татарстанның халык артисты, «Апуш» студиясе остазы – Зөлфия Вәлиева;

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече – Гөлшат Фәттахова;

Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының үсеш буенча директор ярдәмчесе – Ләйсән Фәизова;

Жюри рәисе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев.

 

Конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

 

Ихтирам белән, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. 

 

Галерея

Комментарийлар