Логотип «Мәйдан» журналы

Алинә Кабаеваның әтисе Татарстанда мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән

Футбол буенча Үзбәкстан яшьләр җыелма командасы тренеры, атаклы спортчы Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев Татарстанның Әлки районындагы мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсен...

Футбол буенча Үзбәкстан яшьләр җыелма командасы тренеры, атаклы спортчы Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев Татарстанның Әлки районындагы мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән.
5038aa2ae1b3965a
Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Корбан-бәйрәм көннәрендә Урта Әлки авылында зур мәчет сафка басты.
«Рахман» мәчете - Казандагы “Кол Шәриф” мәчетенең кечерәйтелгән копиясе.
Әлки районындагы мәчет “Кол Шәриф”тән 4-5 тапкыр кечерәк һәм аның ике генә манарасы бар. Ләкин бу мәчеттә, “олы абыйсы”ндагы кебек үк, хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе һәм кечкенә генә мәдрәсә дә урнашкан.
Урта Әлки авылындагы бу мәчетне урындагы эшкуар Нәзгать Мәгърифәтуллин салдырырга була. Авылда туганнары яшәгәнлектән, бу хакта Марат Кабаев та белеп ала. Ул якташларына мәчет төзелешендә ярдәм кулы суза.
«Рахман» мәчетендә инде беренче намазлар укылды. Корбан бәйрәменә чыгышы белән бу авылдан булган һәм мәчет төзелешенә үз өлешләрен керткән якташлар җыелышты.

Комментарийлар