Логотип «Мәйдан» журналы

Алимент түләмисеңме? Армиягә китәсең!

Алиментчылар армиягә баруга отсрочкадан мәхрүм ителәчәк. Дәүләт думасында шундый закон проектын карарга җыеналар. Әле ике һәм аннан да күбрәк баласы яисә авырлы хатыны булучыларны армиягә алу кич...

Алиментчылар армиягә баруга отсрочкадан мәхрүм ителәчәк.
 
Дәүләт думасында шундый закон проектын карарга җыеналар. Әле ике һәм аннан да күбрәк баласы яисә авырлы хатыны булучыларны армиягә алу кичектерелә иде.
Документ белән суд приставларына армиягә чакырылырга тиешле алиментчылар турында хәрби комиссариатларга хәбәр итү бурычы йөкләтелә.
Июльдә алимент бурычы булганнарга машина йөртү таныклыгына имтихан бирүне тыю турында закон эшләнү турында хәбәр ителгән иде. Аның проектын эчке эшләр министры Владимир Колокольцев хуплаган.
Әле россиялеләрнең балигъ булмаган балаларын үстерүгә 100 миллиард сумнан артык бурычы булу турында билгеле.
Фото: vyksavkurse.ru.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар