Логотип «Мәйдан» журналы

Алданган өлешчеләр йортында төзелеш яңадан торгызылды

Чаллының 65/03 йортында төзелеш яңадан торгызылды, дип яза мэриянең матбугат хезмәте. Фото://nabchelny.ruБу хакта "Профит" компаниясе башкарма директоры Анатолий Кондюков хәбәр итте. "Профит"ның 65/03...

Чаллының 65/03 йортында төзелеш яңадан торгызылды, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
profit Фото://nabchelny.ru
Бу хакта "Профит" компаниясе башкарма директоры Анатолий Кондюков хәбәр итте. "Профит"ның 65/03 йортындагы алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итәргә алынуына 2,5 ай вакыт үтте. Шул ара эчендә җитешсезлекләрне тикшерү булды, аның нәтиҗәсендә булган хаталарны төзәтү буенча ун битлек акт төзелде. Моннан тыш, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан да шактый җитешсезлекләр табылды.
Хәзер объектта 45 кеше эшли. Йортны чүп-чардан чистарттылар, вакытлыча ишекләр, балкон стеналары куйдылар. Беренче этажларда яңа тәрәзәләр куелды. Подвалда элеккеге җитешсезлекләрне бетерү өчен 20 сантехник эшли. Түбә ябу буенча әзерлек чаралары бара.
«Бүгенгә төп максат – су, канализация һәм җылылыкны көйләү. Яңарту эшләре планлаштырыла. Тик бу барлык документларны рәсмиләштергәннән соң эшләнәчәк. Шуңа күрә хәзерге моментта тикшерү тәмамланганны көтәбез»,- дип белдерде Анатолий Кондюков.
"Профит" директоры әйтүенчә, 2018 елның ахырына йортны тапшыру планлаштырыла. Бу чараларга 120 млн сум акча таләп ителә. Ел ахырына 93 гаилә яңа фатирлы булачак. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев алданган өлешчеләр мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кирәк булуын берничә мәртәбә искәртте.
" Без үз гражданнарыбыз проблемасына битараф кала алмыйбыз. Кешеләрнең никадәр катлаулы ситуациягә юлыгуларын яхшы аңлыйбыз. Озакка сузыла торган, бик күп финанс ресурслары таләп итә торган проблема бу. Без бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшлибез”, - дип аңлатты Наил Мәһдиев.

Комментарийлар