Логотип «Мәйдан» журналы

Алдагы айларда нинди һава торышы көтә

Россия Гидрометеорология үзәге алда торган айларга үз фаразларын әйтте.Үзәк белгечләре ясаган анализдан күренгәнчә, алда торган 6 айда Россиянең күпчелек территориясендә температура режимы бераз гына...

Россия Гидрометеорология үзәге алда торган айларга үз фаразларын әйтте.
525ab3c7a0684_image1
Үзәк белгечләре ясаган анализдан күренгәнчә, алда торган 6 айда Россиянең күпчелек территориясендә температура режимы бераз гына югарырак дәрәҗәдә сакланачак. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көнбатышында һава температурасы бераз түбәнрәк булачак.
Татарстанда җылылык бирү сезонында айлык уртача һава температурасы шулай ук нормадан югары булачак. Октябрь ае да үткәндәге елларга караганда җылырак булыр – уртача 3 градус җылылык саклана, дип фараз кылына. Март та җылы көтелә – уртача 6 градус кына салкын булачак. Ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль нормадан тайпылмый.

Комментарийлар