Логотип «Мәйдан» журналы

Алабугада «Сабантуй сылуы»н сайладылар

6 июнь көнне Алабуга мәдәният сараенда «Сабантуй сылуы» бәйгесенең сайлап алу туры үтте.Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.Һәр елны татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй алдыннан «Сабантуй сылуы»...

6 июнь көнне Алабуга мәдәният сараенда «Сабантуй сылуы» бәйгесенең сайлап алу туры үтте.
Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Һәр елны татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй алдыннан «Сабантуй сылуы» бәйгесе оештырыла. Быел да ул Мәдәният сараенда узды. Бәйгегә биш гүзәл кыз катнашырга теләк белдергән.
Бәйгенең беренче өлешендә кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Өченче этапта катнашучылар үзләре пешергән татар милли ризыкларын тәкъдим итте.
Алабугада «Сабан туе сылуы 2022» исеменә кемнең ия булганы 12 июньдә Сабантуй бәйрәмендә билгеле булачак. Ул быел ипподромда узачак, диелә хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alabugada-sabantui-syluyn-sailadylar-5855731

Комментарийлар