Логотип «Мәйдан» журналы

Алабугада иң-иң суперәбине сайладылар

Кичә Алабуга шәһәрендә “Суперәби-2016” конкурсы булды. Фото: elabuga-rt.ruАнда оныклары булган 11 ханым катнашты, дип яза “Новая Кама” газетасы.Әлеге бәйге 7 нче ел рәттән уздырыла. Бу юлы аларга 6 э...

Кичә Алабуга шәһәрендә “Суперәби-2016” конкурсы булды.
SONY DSC Фото: elabuga-rt.ru
Анда оныклары булган 11 ханым катнашты, дип яза “Новая Кама” газетасы.
Әлеге бәйге 7 нче ел рәттән уздырыла. Бу юлы аларга 6 этаптан торган ярыш узарга туры килде.
Суперәбиләр үзләренең гаиләсе, хезмәте, шөгыле турында иҗади формада сөйләде, үзешчән иҗатта, кул эшләрендә, ризык әзерләүдә осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Клара Самарцева инде икенче тапкыр “Суперәби-2016” дәрәҗәсен алуга иреште. Еллык конкурста катнашканнарның һәркайсы номинацияләрдә җиңүче дип, аларга химаячылар әзерләгән бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Комментарийлар