Логотип «Мәйдан» журналы

Остазны данлау – үзеңне олылау

19 октябрь көнне Актанышның 1 нче мәктәбендә укучыларның «Остазлардан калган яктылык» дигән Илгизәр Фәтхел улы Шәвәлиев исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Әлеге чарада бөтен гомерләрен Актаныш авыллары мәктәпләренә багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Илгизәр Фәтхел улы һәм Рәйсәлә Гавис кызы Шәвәлиевләрне зурладылар. Илгизәр Фәтхел улы 17 ел 1 нче мәктәп директоры булып эшли, ул директор булган вакытларда мәктәп һәрчак алдынгылар рәтендә була.

«Бүген арабызда шушындый мөхтәрәм кунагыбызның булуы әлеге конференциябезнең дәрәҗәсен тагын да үстереп җибәрә. Сез, укучылар, бүген укытучыларны зурлыйсыз, кайчан да булса үзегезне дә мактау-зурлау дәрәҗәсенә үсеп җитәчәксез,» – дип ассызыклады 1 нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улы Мансуров.

Илгизәр Фәтхел улының элеккеге укучылары – бүгенге көндә үзләре үк шушы мәктәптә укытучылар. «Беркайчан да укучыларны орышмагыз, тавыш күтәрмәгез, укучылар яклы булыгыз,» – дип, үз киңәшләрен яшь буын укытучыларына җиткерде олпат мөгаллим. Аның хәләл җефете Рәйсәлә Гавис кызы рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Гөрләп эшләгән елларын искә алып, ул җылы хатирәләре белән уртаклашты: «Мин беркайчан да директор хатыны булып, ышыкланып яшәмәдем. Бар эшкә дә беренчеләрдән булып тотынуны бурычым дип санадым».

Укучыларның чыгышлары өч секциядә тыңланылды. «Алтын – җирдән, галим илдән чыга», «Мәктәп ул – тарих һәм хәтер» секцияләрендә укучылар фәнни докладларын укыды, презентация күрсәтте. Ә «2023 ел – Милли һәм мәдәни традицияләр елы» секциясендә видеороликлар тәкъдим ителде.

Катнашучылар арасында Актанышның Киров, Богады, Әтәс, Теләкәй, Күҗәкә, Меңнәр, Пучы, Байсар, Югары Яхшый, Иске Кормаш, Уразай һ.б. авылларыннан һәм Сарман, Азнакай, Зәй, Саба, Алексеевск, Норлат районнарының төрле авыллары мәктәпләреннән укучылар бар иде. Һәр секциядә 1, 2, 3 нче дәрәҗә Диплом, лауреат һәм катнашучы Дипломнары белән бүләкләнүчеләр билгеләнде.

Укытучы һәм укучыларны котлау сүзләре белән филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты доценты Гомәр Филгиз улы Даутов, «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы баш мөхәррире Айсылу Сәлимова, «Мәйдан» журналы хезмәткәре Гөлназ Нуриева һәм лаеклы ялдагы Татарстанның атказанган химия һәм биология укытучысы, шагыйрә Вәзилә Чинаева чыгыш ясадылар.

 

Гөлназ НУРИЕВА

Фото: автор 

 

Галерея

Комментарийлар