Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы уза

Бүген иртәнге сәгать 09.00да Актанышта мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды. Икенче ел рәттән оештырылучы әлеге спорт чарасы ТР мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына сайлап алу туры буларак...

Бүген иртәнге сәгать 09.00да Актанышта мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды.
image004(57)
Икенче ел рәттән оештырылучы әлеге спорт чарасы ТР мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына сайлап алу туры буларак та уздырыла.
Рәсми ачылу тантанасы “Актаныш” спорт комплексында үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләп, һәркемгә уңышлар теләде.
Бүгенге чарада 300дән артык мәгариф хезмәткәре спартакиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча көч сынаша, җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату, канат тарту кебек ярышлар да бар.
Спартакиада “Лачын” чаңгы – роллер трассасында дәвам итте. Беренчеләрдән булып җитәкче хатын-кызлар үрнәк күрсәтте: 500 метр аралыкны вакытка йөгереп уздылар.
Чараның беренче спорт ярышы Яхшый мәктәбе коллективына тәүге җиңүне бүләк итте.
Көчле затлар исә 1000 метрга йөгереп, үзара иң җитез җитәкчене ачыкладылар.
Ир-ат директорлар арасында беренчелек Татар Ямалы мәктәбе директоры Илнур Хүҗинга бирелде, дип яза "Актаныш таңнары".
image013(38)
WNmp6_jxjao
 
2wbjhAFkU6E
 

Комментарийлар