Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта мәдәният хезмәткәрләренең конференциясе узды

Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче, чарада катнашучылар Россиядә Кино елы, Татарстанда Г.Тукайның тууына 13...

Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды.
image030(5)
Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче, чарада катнашучылар Россиядә Кино елы, Татарстанда Г.Тукайның тууына 130 ел тулу, Су саклау зоналары елы, Актаныш районында бию елы уңаеннан оештырылган “Мәдәнифэст” күргәзмә-композициясе белән таныша алдылар.
Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхаев чыгыш ясады.
Киров, Иске Кормаш авылларындагы мәдәният йорты директорлары, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгының мәдәният тармагында үз эшчәнлекләре хакындагы чыгышлары тыңланды.
Һәр елдагыча райондашлары мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен хөрмәтләнделәр. Татарстан Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Актаныш район мәдәният йорты методисты Рәфидә Наҗарова бүләкләнде. Әлеге министрлыкның Мактау грамотасына Киров һәм Иске Богады авыллары мәдәният йорты директорлары Алсу Хуҗина һәм Әсфирә Хафизова, Бурсык һәм Такталачык авылларының китапханә мөдирләре Рәисә Нуриәхмәтова һәм Диләрә Гайсина, Актаныш район мәдәният йорты культоргы Рөстәм Мусин ия булды. Шулай ук бер төркем хезмәткәргә Актаныш районы башлыгы Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конференциядә мәдәният йортларын төзекләндерү буенча К.К.Әдһәмов исемендәге конкурста җиңүчеләр билгеләнде: 1 нче урынны Кәзкәй авыл мәдәният йорты яулады һәм 10 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде; 2 нче урынга Иске Кормаш, Иске Богады, Киров авыл мәдәният йортлары лаек дип табылды, шулай ук аларга 7шәр мең сум күләмендә акча бирелде; 3 нче урында - Пучы авыл мәдәният йорты, аңа 4 мең сум бирелде. Шушы призлы урыннарга чыкканнарга район башлыгының Мактау грамоталары да тапшырылды.
 
Чыганак: aktanysh-rt.ru

Комментарийлар