Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта гармунга куелган һәйкәлне автор 15 көндә тимердән чүкеп ясаган

Татар халкының тарихында беренче тапкыр гармунга куелган һәйкәл-стеланың авторы – Актаныш районы, Яңа Әлем авылы егете Азат Сәрвәров. Фото: Лилия Бәхтиева27-28 июнь көннәрендә Актанышта үтәчәк "Актан...

Татар халкының тарихында беренче тапкыр гармунга куелган һәйкәл-стеланың авторы – Актаныш районы, Яңа Әлем авылы егете Азат Сәрвәров.
00452-1 Фото: Лилия Бәхтиева
27-28 июнь көннәрендә Актанышта үтәчәк "Актаныш гармуннары" Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең төп символына әвереләчәк әлеге экспонатны актанышлы 15-16 көн эчендә тимердән чүкеп ясаган, дип яза "Актаныш - информ".
 
Хәер, Азат Сәрвәровның тимердән чүкеп эшләнгән экспонатлар багажы шактый. Алар арасында урам капкалары, ат чаналары, самавырлар, сандыклар, өстәл-урындыклар, мангаллар, йорт декорлары бар.
Тимер кадәр тимерне буйсындыра алган асыл ирнең яшәгән йорты да урамны ямьләп тора: чүкеп, коеп эшләнгән капкалары гына да ни тора аның?!
Азат үзе эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштергән, бүген Актанышның бер оешмасында хезмәт куя. Эштән буш вакытларда күңеленә якын булган тимерчелек белән шөгыльләнә. Тимер остасы үзе әлеге һөнәрен бабасыннан килгән сәләт дип әйтә. Заманында аның бабасы Сәрвәр даны еракларга таралган оста тимерче булган. Аның тимердән скрипка ясавы турында бүген дә халык сөйли.
10 еллап дин юлыннан баручы Азат Сәрвәровның күңелендә йөрткән хыялы да бар. Ул киләчәктә тимердән Коръән китабының тышлыгын ясарга ниятли, диелгән район хәбәрендә.
 

Комментарийлар