Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышның сихри тәңкәләре...

Безнең редакция хезмәткәрләре еш кына гайре табигый хәлләргә юлыгып тора.Узган ел рәссам Фаил Ислам "Аллаһ" сүзенә охшаган язулы йомырка алып килгән булса, быел журналыбызның баш редакторы Фидаил Мәҗи...

Безнең редакция хезмәткәрләре еш кына гайре табигый хәлләргә юлыгып тора.
Узган ел рәссам Фаил Ислам "Аллаһ" сүзенә охшаган язулы йомырка алып килгән булса, быел журналыбызның баш редакторы Фидаил Мәҗитов Актаныш районы Кыркаентүбә авылында табылган гарәп язулы тәңкә алып килде. Аны шул авылда яшәүче Равил Каюмов тапкан. Әлеге тәңкә чулпыныкы булуы ихтимал, дисәләр дә, хәрефләре кабатланган язуны укый алучы әлегә табылмады. Ни хикмәт, нәкъ шундый ук тәңкәне укытып карау өчен Актаныш районы Аеш авылыннан "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Мирһади Разовка да биреп җибәргәннәр икән. Бакчада эшләгән вакытта аны абыйсы тапкан булган. Ике редакторда да бер үк "сихри" тәңкә саклануын да очраклы рәвештә шул ук Фаил Ислам ачыклады...
Шундый ук тәңкәләргә юлыккан булсагыз, безнең электрон почтага языгыз: maydan06@mail.ru
tenktenke
Актаныш районы Кыркаентүбә авылында табылган тәңкә.
 
hnozr9c2ito s23r9slbutg
Актаныш районы Аеш авылында табылган тәңкә.
 

Комментарийлар