Логотип «Мәйдан» журналы

Аксубайда мәчет картлары авыл урамнарына юл сала

Аксубай районы Такталы авылына йөрүче мөселманнар авылда юл салуда булышкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Такталы авылы караган Иске Татар Адәм суы авыл җи...

Аксубай районы Такталы авылына йөрүче мөселманнар авылда юл салуда булышкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
1982
Такталы авылы караган Иске Татар Адәм суы авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, бу эштә авылның ветераннар советы җитәкчесе Хәлим Әхмәтҗанов та актив катнашкан. “Мәчет имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Сафиуллин һәм авылның аксакалы белән сөйләшкәннән соң, алар мәчеткә җыелган хәер акчаларына берничә “Камаз” вак таш алып кайтты. Авылның эшмәкәре Мөнир Вәлиуллин белән сөйләшеп, ул биргән техника ярдәмендә ташны әйбәтләп җәйделәр. Ул таш күп түгел, әмма зиратка бара торган күпер төбенә, мәчет тирәләренә җитте. Бу юлларның нигезенә ком түшәлгән иде инде, вак таш шуның өстенә җәелде”, - диде җитәкче.
Әлеге ташның 1 машинасы 11,5 мең сум тора, диде әңгәмәдәшебез. Авыл урамына 3-4 “Камаз” вак таш салынган. Юл төзү авыл халкының үз акчасы буенча да башкарыла. Биредә һәр йорттан 500 әр йөз сум күләмендә акча җыела, кайбер гаиләләр, авылыбызга ярдәм итәбез, дип, 1 әр мең сум акча биреп, юл салырга булыша, диде җирле үзидарә башлыгы.
"Авылда иң зур проблема — ул юллар. Яңгыр яуганнан соң биредә аеруча да йөрү начарлана", - ди җитәкче.
Такталы имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Сафиуллин сүзләренчә, мәчеткә 15-20 кеше йөри. Мәчеткә йөрүчеләр авылдагы күмәк эшләрдә һәрвакыт катнашалар. “Без авыл җирлеге башлыгы белән күптәннән тыгыз элемтәдә эшлибез. Моннан 2 ел элек чишмә ачуда да катнаштык, хезмәт белән булышкан идек. Безгә иганәчебез Радик Абинов та ярдәм итә”, - диде имам-хатыйб.
Мәчеткә йөрүчеләрнең зират тирәсен тәртиптә тотуда, буалар, басмаларны төзекләндерүдә дә булышлык күрсәтүен билгеләп үтте хәзрәт. Моны алар бушлай, савап өчен эшли.
“Юл тиз төзелә торган эш түгел, ул зур чыгымнар сорый. 3 ел элек авылга кадәр асфальт салганнар иде. Хәзер менә әкренләп кенә авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерәбез”, - диде Илнар хәзрзт Сафиуллин.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар