Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Суфияновның​ “Таң калып багам таңнарга” дип аталган яңа китабы чыкты

Татарстан китап нәшр­иятында шагыйрь Айрат Суфияновның “Таң калып багам таңнарга” дип аталган яңа китабы чыкты.Бу китапта шагыйрьнең туган якка, туган телгә, табигатькә мәхәббәте, ил-йорт, халык, зама...

Татарстан китап нәшр­иятында шагыйрь Айрат Суфияновның “Таң калып багам таңнарга” дип аталган яңа китабы чыкты.
Бу китапта шагыйрьнең туган якка, туган телгә, табигатькә мәхәббәте, ил-йорт, халык, заман, Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылган кешелек дөньясының язмышы турында уйланулары, борчылу-сызланулары, хаклык, гаделлек, хакыйкатьне эзләү омтылышы чагылган лирик-фәлсәфи шигырьләре урын алган.
Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы иҗат юлыңда уңышлар Сезгә, Айрат абый!

Комментарийлар