Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Ильясов ни өчен кан тапшыра?

«Эссе« төркеме солисты, җырчы Айрат Ильясов кан плазмасы тапшырырга йөри. Кан плазмасы - ул канның сыек өлеше. Хәзерге вакытта җырчы анализлар бирү белән мәшгуль. Ни өчен Айрат кан плазмасы бирергә бу...


«Эссе« төркеме солисты, җырчы Айрат Ильясов кан плазмасы тапшырырга йөри. Кан плазмасы - ул канның сыек өлеше. Хәзерге вакытта җырчы анализлар бирү белән мәшгуль. Ни өчен Айрат кан плазмасы бирергә булган икән соң?



55e5090e4c58a
– Иптәш малайның баҗае Казанда донор плазмасын кабул итү үзәгендә эшли. Аның гел шунда барып, кан плазмасын тапшырганын белгәч, үземнең дә тапшырасым килде. Биш егет уйлаштык та барырга булдык. Дөрес, моңа кадәр кан тапшырганым булды. Сәламәт кешегә 3 айга бер тапкыр кан бирсәң, әйбәт, диләр. Башкаларга да ярдәме тияр, миңа да файдасы булыр, – дип сөйләде Айрат Ильясов. Әйтергә кирәк, канны –  40, ә кан плазмасын 60 тапкыр һәм аннан да артыграк тапшырган кешегә «Россиянең мактаулы доноры» исеме бирелә.
 

Комментарийлар