Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Сәлимгәрәев: Зур шәһәрләрдә матбугат сату киоскларын арттыру бурычы тора

Зур шәһәрләрдә матбугат басмаларын сату киосклары санын арттыру бурычы тора. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Дәүләт Советында Татарс...

Зур шәһәрләрдә матбугат басмаларын сату киосклары санын арттыру бурычы тора. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Дәүләт Советында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында шул хакта әйтте.

«Газета журналларны ваклап сату көнүзәк мәсьәлә булып тора. Кемнеңдер язылырга акчасы җитмәскә мөмкин. Кемдер берәмтекләп сатып алырга тели, андый милләттәшләргә дә мөмкинлек тудырырга кирәк. Татарстанда киосклар саны тиешле күрсәткечтән дүрт тапкыр азрак. Район хакимият башлыклары белән җирле кибетләрдә үзебезнең басмаларны сату буенча сөйләшүләр алып барабыз. Зур шәһәрләрдә киосклар санын арттыру бурычы тора», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Ул, коронавирус таралу сәбәпле, 2020 елның икенче яртысында республикада почта аша татар матбугатына язылу 5,8 процентка кимегәнен әйтте. Кайбер басмалар тиражларын арттыруга ирешкән. Айдар Сәлимгәрәев онлайн язылу мөмкинлеге булуын да искәртте. Быел электрон язылу, үткән елга караганда, 44 процентка арткан.
Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, «Татмедиа» республика агентлыгы анализы буенча, Татарстан муниципаль районнарында вакытлы матбугатка яздыру өчен үз бюджетларыннан 31 млн 350 мең сум акча планлаштырылган.
«Бу сумма вакытлы матбугатка ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек түгел дип саныйбыз. Финанс министрлыгы белән бу сумманы арттыру мөмкинлекләрен карала. Учреждениеләргә яздыру өчен 70 млн сумнан артык акча җәлеп итү ниятләнә», — диде.
 
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/society/06-10-2020/aydar-s-limg-r-ev-zur-sh-rl-rd-matbugat-satu-kiosklaryn-arttyru-burychy-tora-5776943

Комментарийлар