Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Акмалов абруйлы эшкә урнашу өчен RUKAMI проектында катнашу кирәк дип саный

“RUKAMI Федераль милли технологияләр проектында уңыш казану яшьләргә үз һөнәрләре юнәлешендә эшкә урнашуда ярдәм булачак”, - дип белдерде Сәләтлеләр ачык университетының башкаручы директоры Айдар Акма...

“RUKAMI Федераль милли технологияләр проектында уңыш казану яшьләргә үз һөнәрләре юнәлешендә эшкә урнашуда ярдәм булачак”, - дип белдерде Сәләтлеләр ачык университетының башкаручы директоры Айдар Акмалов. Моны ул бүген идеяләр һәм технологияләр фестивален үткәрү уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Айдар Акмалов абруйлы эшкә урнашу өчен RUKAMI проектында катнашу кирәк дип саный
“RUKAMI” идеяләр һәм технологияләр фестивале 14–16 июньдә Казанда Сәләтлеләр ачык университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан Фәнни тикшеренү техник университеты каршындагы Яшьләр фәнни-техник иҗат үзәге, шулай ук Кызыклы фән һәм техника йорты белән берлектә үткәрелә.
Фестиваль “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Аның мәйданнарында технология дәресләрендә, техник түгәрәкләрдә иҗат ителгән эшләнмәләр, шулай ук Республика мәктәптән тыш эш үзәге оештырган “Яшь техник” сменасындагы уңышлы проектлар, Сәләтлеләр ачык университеты үткәргән олимпиада табышлары күрсәтеләчәк. Сайлап алу турлары бүгенге көндә Татарстанның һәр шәһәрендә бара.
Казан халкына 400 яшүсмернең фән тарихында яңалык булып торган техник эшләнмәсе җиткереләчәк. Яшьләр генә түгел, чын мәгънәсендә уйлап табу ялкыны белән янган остаз-мөгаллимнәр дә бүген көндәшләре арасында сайлану бәйгесен үтә. Катнашучылар саны ягыннан да, фәнни проектлар ягыннан да фестиваль уникаль бәйрәм булып, сәнәгать өлкәсендә эз калдырыр дип ышана оештыручылар.

  • RUKAMI коммерциячел булмаган федераль проекты яшьләрне инновацион техник иҗатка, шәхси проектлар уйлап табуга, шулай ук мейкерлыкка (“make” – ингл. үз кулларың белән эшләү) җәлеп итү максатыннан оештырылды.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184351/

Комментарийлар